Арча шәһәренең 4 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әкияти урман буйлап экскурсия оештырды, анда Урман Феясы барлык файдалы экологик гадәтләрне өйрәтте.
«Мөндеш балалар бакчасы»нда тәрбияләнүче балалар урмандагы җәнлекләргә ярдәм итү турында әкият күрсәтте, ә Арча шәһәренең 9 нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Без яши торган йорт» дип исемләнгән экология бәйрәме әзерләгән иде.
Сәнгать мәктәбендәге балалар экологларны «Болыт баласы дуслар эзли» дип исемләнгән музыкаль спектакль белән каршы алды. Ул Җир планетасының гадәти булмаган кунагы Болыт баласы турында. Болыт баласы беренче тапкыр урманга килеп эләгә.
Чараның төп максаты – балаларда әйләнә-тирәбезгә карата сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Экологлар яшь актерларның тырышлыгына бәя бирде һәм чараны түбәндәге сүзләр белән йомгаклады: «Әйдәгез, гүзәл Җиребезне, уртак йортыбызны саклыйк. Бөтен тереклекне саклыйк һәм яратыйк!» Очрашу истәлеге итеп балаларга бүләкләр бирделәр.