Әлмәттә билгесез затларның туфракка зыян салуы 4,5 млн сумга җитә дип исәпләнә

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Инспекторлар Әлмәт заводларының берсе территориясендә җирдән законсыз файдалану күренешен кисәтте.

ТР Экология министрлыгы белгечләре «Җирләрне бозу. Туфракның уңдырышлы катламын ирекле рәвештә куллану яки күчерү» Админитратив хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 ст.нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзеде. 

Экологлар исәпләп чыгарганча, туфракка китерелгән зыян 4 млн. 438 мең сумга җитә. Моннан тыш, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге «Зур күләмдә урлау» 158 статьясының 3 өлеше буенча җинаять эше кузгаткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International