Татарстан укучылары, фәнни-гамәли конференция кысаларында, 56 тикшеренү эше тәкъдим иттеТатарстан укучылары, фәнни-гамәли конференция кысаларында, 56 тикшеренү эше тәкъдим итте

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Арча районының 2 нче номерлы мәктәбендә «Җир Хартиясе ракурсында заманча социаль-икътисади системаларның экологик куркынычсызлыгы» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Әлеге чараны ел саен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе һәм Арчаның  2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе оештыра.

Конференциядә 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Барлыгы 56 тикшеренү эше кабул ителде. Мәктәп укучылары 5 юнәлеш буенча проектлар яклады:

- «Әйләнә-тирә мохит һәм кеше сәламәтлеге»;

- «Экологик бөтенлек»;

- «Хәзерге социаль-икътисади сәяси-хокукый процессларның җәмгыять иминлегенә йогынтысын бәяләү»;

- «Шагыйрь һәм язучыларның әсәрләрендә экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре»;

- «Иҗатта экология темасы».

Конференция эше 5 юнәлештә оештырылган иде: «Биология», «Химия һәм экология», «Җәмгыять белеме һәм тарих», «География», «Иҗатта экология темасы», «Рус һәм чит ил әдәбияты», «Татар әдәбияты». Барлык катнашучылар да дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International