Александр Шадриков, Идел-Кама шарлавыгы сусаклагычына килә торган суның кимүенә бәйле рәвештә, махсус су җибәрү эшен кабат киметергә тәкъдим итте

2022 елның 14 мае, шимбә

Бүген Федераль су ресуслары агентлыгы Идел-Кама шарлавыгы сусаклагычларының эш режимын җайга салу буенча чираттагы Ведомствоара эшче төркем утырышын уздырды.

Анда Балыкчылык буенча федераль агентлык, Диңгез һәм елга транспортының федераль агентлыгы,  Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг буенча федераль хезмәт, «Россия ЕЭС» РАҖ, «РусГидро» ГАҖ һәм субъектларның башкарма хакимият органнары, шул исәптән, Волгоград, Әстерхан, Саратов өлкәләреннән, Марий Эл Республикасыннан вәкилләр катнашты.

Татарстан Республикасыннан утырышта Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм «Татэнерго» АҖ вәкиле катнашты.

Төп мәсьәлә – алдагы чорга Идел-Кама шарлавыгы сусаклагычларының эш режимнарын билгеләү.

Яшь балыкларны максималь рәвештә саклап калу һәм үрчетү өчен, Иделнең түбән агымында балык җибәрү урыннарын күбәйтү яки киметү турындагы мәсьәләләр аеруча актив рәвештә каралды.

Александр Шадриков балыкларны җибәрүнең махсус вакытын кыскарту тәкъдиме белән чыкты, чөнки Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг буенча федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, Идел-Кама шарлавыгы сусаклагычында икенче кварталда суның гомуми нормасы 82% гына тигез булачак (139 куб. км), фараз буенча бу 136-166 куб. км тигез булган аскы чиккә туры килә.

Шулай итеп, Түбән Иделгә махсус су җибәрүнең элек Федераль су ресуслары агентлыгы билгеләгән күләме һәм озынлыгы Идел-Кама шарлавыгы сусаклагычына керә торган су агымы белән тәэмин ителми. Бу исә махсус су җибәрү башланганнан бирле Куйбышев сусаклагычындагы су күләменең 80 см кимүенә китергән.

Татарстан Республикасының Куйбышев сусаклагычын су белән тулыландыру чаралары  турындагы фикерен төбәкләр, шулай ук «Татэнерго» АҖ һәм «Россия ЕЭС» РАҖ системалы операторы яклады.

Әмма Балыкчылык буенча федераль агентлык Татарстанның әлеге фикерен хупламады һәм, беренче чиратта, Әстерхан өлкәсендә уылдык чәчү чорын уңышлы тәмамлауны тәэмин итү тәкъдиме белән чыкты. Бу Куйбышев сусаклагычының су белән тулылануын туктатып торачак, бу хакта Ведомствоара эшче төркем утырышларында Александр Шадриков инде берничә тапкыр сөйләде.

Федераль су ресуслары агентлыгы әлеге мәсьәлә буенча ахыргы карарны кабул итүне өстәмә хисап ясауга кадәр кичектерү һәм әлеге сорауны Ведомствоара эшче төркем утырышының өстәмә утырышында күтәрү турында карар кабул итте. Якынча ул 16-17 майда узачак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International