Апрель ахырында Ык буе территориаль идарәсе экологларына Екатериновка авылында яшәүчеләр шикаять белән мөрәҗәгать итте. Алар билгесез затларның химик исле сыеклык агызуы, шулай ук алар тирәсендә җитештерү калдыкларын күмү очраклары күзәтелүен дә әйтте. Ык буе идарәсе белгечләре Ютазы районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы вәкиле белән берлектә, Екатериновка авылы янындагы җир кишәрлеген тикшерде. Экологлар пробалар алды.
Ютазы районының Дим-Тамак авыл җирлеге территориясендә урнашкан җир кишәрлеген тикшерү барышында җиргә билгеле булмаган химик реагентлар агызу очрагы ачыклана, аның янында сәнәгать калдыклары ташланган чокыр да була. Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестры өземтәсе нигезендә, әлеге кишәрлек сәнәгать җирләренә карый. Кишәрлекнең милекчеләре ачыклана. Аларга әлеге күренешкә карата аңлатма бирү һәм тиешле чаралар күрү турында хәбәр җибәрелә (җир кишәрлеге милекчеләре аңлатма бирү өчен килмәгән).
Җир кишәрлеге милекчеләренә карата мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү бирелә.
7 майда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Ютазы районының Эчке эшләр бүлеге хезмәткәреннән Екатериновка авылы янында билгесез сыеклык агызу факты буенча хәбәр килде. Экологлар әлеге хәбәр буенча урынга чыгып, полиция хезмәткәрләре белән бергә, сыелык агызучы автотранспортны тоткарлады. Тикшерү барышында туфрак пробалары алынды, урын фотога төшерелде. Алынган пробалар буенча туфракның агулануы ачыкланды. Хокук саклау органнары җинаять эше кузгаткан.
13 май көнне Ютазы районының Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе «Меркурий» ҖЧҖ әлеге урында җир өслеген 25 сантиметрдан да ким булмаган тирәнлектә культивацияләү турында карар чыгарды. Культивацияләү эшләре тәмамланганнан соң, туфрактан кабат пробалар алыначак.