Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында дәүләти экология экспертизасы комиссиясенең утырышы булып узды, анда 2022 елның 1 августыннан 2023 елның 1 августына кадәр Татарстан территориясендә аучылык ресурсларына чик күрсәткечләр билгеләү турында фикер алыштылар.
«Эко-школы/Зеленый флаг» халыкара программасы кысаларында Горки-Әмәт урманындагы «Йорт» экология үзәгендә экологик тәрбия бирү буенча XI Бөтенроссия педагогик идеяләр фестивале үткәрелде.
Санитария-экология икеайлыгы башыннан алып күзәтчелек органнары 4 909 хокук бозу очрагын ачыклаган (шуларның 3 757се бетерелгән), 2 039 беркетмә төзегән, 4,676 млн.сум күләмендә административ штраф салган. Рөхсәтсез рәвештә калдыклар ташланган 3 753 урын ачыкланган, шуларның 3 027 (80,7%) бетерелгән.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан халкы шикаяте буенча кабат урынга чыкты, аларга Идел буе районындагы дренаж канавындагы күбек турында тагын бер хәбәр килде.
Федераль су ресурслары агентлыгының Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе Николай Пономарев Татарстанга эш сәфәре белән килде.
Бүген Идел-Кама шарлавыгы сусаклагычларының эш режимын җайга салу буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы булып узды. Анда Балыкчылык буенча федераль агентлык , Росморречфлот, Диңгез һәм елга транспортының федераль агентлыгы, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг буенча федераль хезмәт, «Россия ЕЭС» РАҖ, «РусГидро» ГАҖ һәм субъектларның башкарма хакимияте органнары, шул исәптән Волгоград, Әстерхан, Саратов өлкәләре, Марий Эл Республикасы вәкилләре катнашты.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техника инспекциясе идарәсе һәм Горький тимер юлы вәкилләре белән берлектә, санитария-экология икеайлыгы кысаларында, тимер юллар өчен бүлеп бирелгән полосаларны кабат карап чыкты.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына караган «Татарстан Республикасы геология һәм җир асты байлыкларын файдалану фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг буенча федераль хезмәтнең вакыты чикләнмәгән лицензиясен алды.
Быел оештыручылар марафонда аңлы рәвештә кәгазь стаканнардан баш тарткан һәм пластик шешәләргә өстенлек биргән. Аларны җыярга җиңел һәм икенчел эшкәртүгә дә җибәреп була. «Безнең өчен марафонны экологик яктан кайгырту, катнашучыларыбыз арасында табигатькә җаваплы караш тәрбияләү мөһим», - диде «Казан марафоны» директоры Вадим Янгиров.
ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары, «Цифрлы дәрес» республика программасы кысаларында, Нурлат балалары белән очрашты.