Санитария-экология икеайлыгына арадаш йомгак ясалды

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Санитария-экология икеайлыгының 1,5 ае эчендә күзәтчелек органнары 3904 хокук бозу очрагын ачыклаган (шуларның 2 868е бетерелгән), 1 726 беркетмә төзегән, гомуми суммасы 3,902 млн.сумга җиткән  административ штраф салган. 2 411 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланган, шуларның 1 923 (79,8%) бетерелгән.

Муниципаль берәмлекләр икеайлыкның башыннан алып, 396 мең куб.м. каты көнкүреш калдыгы чыгарган, территорияләрне чистартуга 523 меңнән артык кеше һәм 12 мең берәмлек махсус техника җәлеп ителгән, 229 меңнән артык агач һәм куак утыртылган, юллар, тукталыш павильоннары чистартылган. Көн саен автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосаларны җыештырырга 614 кеше һәм 210 махсус техника чыгарыла.

 Ачыкланган хокук бозу очраклары турындагы мәгълүмат барлык элемтә каналлары аша Республиканың экология мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү бүлегенә керә. 2012 елның 11 маена иҗтимагый кабул итү бүлегенә 2 867 хәбәр килә.

 «ЭКОВЕСНА 2022» бәйгесенең «Иң яхшы муниципаль берәмлек» номинациясенә арадаш нәтиҗәләр ясалды:

- шәһәр тибындагы бистә, район үзәге, авыл категориясенә кергән муниципаль районнар арасында

1 урын – Балтач районы

2 урын – Биектау районы

3 урын – Теләче районы

-шәһәр статусына ия муниципаль районнар арасында

1 урын – Әлмәт районы

2 урын – Буа районы

3 урын – Кукмара районы

- шәһәр округы статусына ия муниципаль районнар арасында

1 урын – Чаллы шәһәре

2 урын – Казан шәһәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International