Экологлар кисәтүе буенча Баулы районындагы чүплек тиз арада бетерелгән

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары, санитария-экология икеайлыгы кысаларында, Баулы районының Поповка авылында рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын ачыклады. Көнкүреш чүпләре һәм калдыклары мәйданы 250 кв. м җиткән территорияне биләп торган. Чүплекнең күләме 150 куб. м тигез булган.

Баулы районы Поповка авыл җирлегенең Башкарма комитеты адресына җитешсезлекләрне бетерү турындагы кисәтү юлланган иде. Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән, территория тиешле санитария-экология халәтенә китерелгән.

Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән 31 майга кадәр Республикада санитария икеайлыгы бара. Табигатьне саклау закончалыкларын бозу фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

- (843) 267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет аша кабул итү бүлеге буенча;

- +7987216979 номерына бәйле WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары буенча;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International