Экология акциясенең максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар исеменә 45 миллион агач утырту.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә: «Агачлар утырту аларның тиңдәшсез батырлыгын бәяләүнең иң яхшы чарасы булачак, хәзерге буын вәкилләрендә Бөек Җиңүнең әһәмиятен арттырачак. Бөтен ил буенча болай итеп күпләп агач утырту Җиргә тизрәк савыгырга, шәһәрләр тирәсендә «яшел щит» булдырырга, чиста һава күләмен арттырырга ярдәм итәчәк. Ә бу бик мөһим күренеш булып тора».
Өстәмә мәгълүматны интернет-сайттан алырга мөмкин: подари-земле-сад.рф.