Чаллыда экология узышында 18 команда көч сынашты

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Табеев яры буенда «Чиста яр» шәһәр плоггинг-узышы үтте. Чараны «Идел буе экология компаниясе» ҖЧҖ һәм «Горзеленхоз» ААҖ ярдәме белән Балалар экология-биология үзәге һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министлыгы оештырды.

Узышта 18 мәктәп командасы катнашты. Ярышта катнашучыларга «Стоя на воде» Supмәктәбе вәкилләре дә ярдәм итте. Алар көймәдә Кама елгасыннан чүп җыйды.

Акциядә катнашучылар уртак көч белән 10 капчыкка якын чүп җыйды һәм аны фракцияләргә бүлде. Чаллының 13, 18, 39, 53 һәм 69 нчы номерлы мәктәпләре пинг-узышта җиңүче булды. Җиңүчеләргә Идел буе экология компаниясеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Калган командалар призер дипломнары белән бүләкләнде.

Белешмә өчен:

Плоггинг - ул чүп җыю белән бәйле узыш. Ул сәламәт яшәү рәвеше белән табигатькә сак карашның бәйләнешен күз уңында тота. Әлеге хәрәкәт Швециядә барлыкка килә. Аның исеме инглиз телендәге jogging (җиңелчә йөгерү) һәм швед телендәге plocka upp (җыеп бару) сүзләреннән килеп чыккан. Аның мәгънәсе йөгергән вакытта юл буендагы чүпләрне җыеп бару белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International