ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2022 ел
сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Каенлы авыл җирлегенең Туба авылы читендә рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын ачыклады. Түбән Кама районын мониторинглау барышында табигать саклау кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы - 6696 кв. м., чүплекнең күләме - 2678 куб. м.


15
август, 2022 ел
дүшәмбе

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик тәрбияләү проектын гамәлгә ашырып, «Әкият» Буа балалар бакчасы коллективы «Экологик сукмак» балалар мәйданчыгын ачты. Чарада ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел буе территориаль идарәсе инспекторлары да катнашты.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «Сорадыгыз - җавап бирәбез» дигән яңа рубрика ача!

Исегезгә төшерәбез, «Хитон» заводындагы янгын турында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән килгән мәгълүмат буенча, Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм ТР Экология министрлыгы лабораториясе белгечләре оператив рәвештә урынга чыктылар.

13 августта Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында «Шәһәрле-галимнәр» шәһәр лабораториясенең йомгаклау дәресе-воркшоп узды. Катнашучылар үз экологик проектларын тәкъдим иттеләр һәм экспертлар алдында проектларны  якладылар.


12
август, 2022 ел
җомга

Исегезгә төшерәбез, министрлыкка җирле күлнең алсу төскә буялуы турында шикаять килде. 1 августта Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм экология министрлыгының лаборатория белгечләре Зеленодольск районына бардылар. Территорияне  тикшерү вакытында балыкларның күпләп үлүе  ачыкланмаган, су өслегендә алсу төсмер юк.

Министрлыкның кайнар линиясенә Чүриле авылында яшәүчеләрдән Казансу елгасының бу районда сөт төсенә буялуы турында хәбәр килде. Экологик күзәтчелек лабораториясе хезмәткәрләре белән бергә урынга оператив рәвештә чыгу оештырылды.

Бүген Казанның Адмиралтейство бистәсендә Идел ярын җыештырырга йөздән артык битараф булмаган кеше килде. Яр буе һәм су асты зонасында Рус география җәмгыятенең  төбәк бүлекчәсе дайверлары, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре, «Чиста булачак» иҗтимагый хәрәкәте активистлары, эре предприятиеләр вәкилләре, волонтерлар һәм республикабызның битараф булмаган барлык кешеләре тәртип урнаштырдылар.


11
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Август башыннан Чаллыда «МусораБольшеНет» иҗтимагый оешмасы активистлары балалар мәйданчыкларында балалар өчен уенлы экологик дәресләр үткәрә. «Җәй көне, яхшы һава торышында балаларның вакытны файдалы итеп үткәрүләрен телибез. Шуңа күрә без кызыклы экостанция уйлап таптык», - диләр активистлар.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының кайнар линиясенә Азнакай шәһәрендә яшәүчеләрдән Кара елгага пычрак су агызу турында мөрәҗәгать килде. Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары һәм лаборатория белгечләре шунда ук урынга барып кайттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International