Буа балалар бакчасында үзенең метеостанциясе һәм кошлар ашханәсе пәйда булды

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик тәрбияләү проектын гамәлгә ашырып, «Әкият» Буа балалар бакчасы коллективы «Экологик сукмак» балалар мәйданчыгын ачты. Чарада ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел буе территориаль идарәсе инспекторлары да катнашты.

«Метеостанция», «Чәчәкләр аланы», «Ылыслы урман» һәм «Кошлар ашханәсе» - экология сукмагында шундый тукталышлар. Тәрбиячеләр һәм экологлар әлеге кечкенә станцияләрдә балалар белән экологик дәресләр үткәрә алачак. «Метеостанция» мәйданчыгында көн саен табигать күренешләрен күзәтергә һәм һава торышын фаразларга мөмкин. Ә махсус «Кошлар ашханәсе» өчен балалар әти-әниләре белән кошлар өчен җимлекләр ясап, аларны элеп куйдылар һәм хәзер канатлы дусларын ашаталар. «Чәчәкле алан»да һәм «Ылыслы урман»да ылыслы агачлар һәм куаклар утырттылар, ә QR-кодлы махсус табличкалар экосукмак кунакларын әлеге үсемлекләрнең үзенчәлекләре белән таныштырачак. Моннан тыш, балалар кәбестә, кишер, суган утырттылар һәм хәзер үзләренең кечкенә бакчаларындагы яшелчәләрне үстерергә өйрәнәләр.

 «Мондый дәресләр  инде кечкенәдән үк балаларда әйләнә-тирә дөньяны танып белүгә кызыксыну уятырга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт һәм экологик аңлылык тәрбияләргә ярдәм итә», - дип билгеләп үтә Идел буе территориаль идарәсе белгечләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International