Экологлар оператив рәвештә Арча районында яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча чыгып, Казансу елгасында су пробалары алды

2022 елның 12 августы, җомга

Министрлыкның кайнар линиясенә Чүриле авылында яшәүчеләрдән Казансу елгасының бу районда сөт төсенә буялуы турында хәбәр килде. Экологик күзәтчелек лабораториясе хезмәткәрләре белән бергә урынга оператив рәвештә чыгу оештырылды. Тикшерү барышында инспекторлар балыкларның күпләп үлү фактын ачыкламады, бу урында Казансу елгасы аксыл төстә күзәтелә.

Яшәүчеләр үзләре күрсәткән урында, шулай ук якындагы тискәре йогынтылы объекты йогынтысы зонасында табигый һәм агынты  суларны – Арча шәһәренең «Водоканал-Сервис» ҖЧҖнең Биологик чистарту корылмаларыннан агынты суларын чыгару урыныннан 500 м югары һәм түбәнрәк, шулай ук Биологик чистарту корылмаларыннан агынты сулары ташланган урында инструменталь рәвештә табигый су пробаларын сайлап алу үткәрелде. Хәзерге вакытта пробалар тикшерелә.

Анализ нәтиҗәләре 7 көн дәвамында билгеле булачак, шуннан соң административ чаралар күрү турында карар кабул ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International