Кара елгасына китерелгән зыян өчен 16 мең сумнан артык түләргә туры киләчәк

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының кайнар линиясенә Азнакай шәһәрендә яшәүчеләрдән Кара елгага пычрак су агызу турында мөрәҗәгать килде. Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары һәм лаборатория белгечләре шунда ук урынга барып кайттылар. Территорияне тикшерү барышында канализация люгыннан су объектына пычрак  суларны агызу факты ачыкланды. Экологлар табигый су пробалары алды. Анализ нәтиҗәләре буенча хлорид ионнары буенча рөхсәт ителгән иң чик концентрацияне 2 тапкыр арттыру ачыкланган.

Табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозган зат адресына әлеге җитешсезлекне бетерү турында кисәтү җибәрелгән. Моннан тыш, әйләнә-тирә мохиткә 16 мең сумнан артык зыян исәпләнгән.

Хәзерге вакытта җитешсезлек бетерелгән, канализация челтәрләрен реконструкцияләү эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International