Васильево шәһәр тибындагы поселогындагы Карасиха күленнән алынган су пробалары нәтиҗәләре әзер

2022 елның 12 августы, җомга

Исегезгә төшерәбез, министрлыкка җирле күлнең алсу төскә буялуы турында шикаять килде. 1 августта Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм экология министрлыгының лаборатория белгечләре Зеленодольск районына бардылар. Территорияне  тикшерү вакытында балыкларның күпләп үлүе  ачыкланмаган, су өслегендә алсу төсмер юк. Белгечләр тарафыннан табигый су пробалары алынды. Проба 13 күрсәткеч буенча анализланды: рН, эретелгән кислород, ХПК, аммоний, нитритлар, нитратлар, хлорид, сулфатлар, фосфат-ион (фосфор буенча), нефть продуктлары, фенол, тимер, марганец. Анализ нәтиҗәләре буенча фенол буенча рөхсәт ителгән иң чик концентрациянең 2,9 тапкыр артуы ачыкланды,бу зәңгәр-яшел суүсемнәрнең көчле «чәчәк атуы» чоры өчен хас.

Икенче көнне пробалар кабат алынды. Әлеге анализ нәтиҗәләре фенол буенча рөхсәт ителгән иң чик концентрациянең 6,9 тапкыр артык булуын ачыклаган.

Шулай ук нәтиҗәләр буенча сульфат  һәм марганецның да  аз гына артуы күзәтелә, алар республиканың күп кенә су объектлары өчен хас һәм югары табигый фонны характерлый.

Зәңгәр-яшел суүсемнәр турында тулырак видеорепортажны «Чиста Татарстан» программасында карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International