Экологлар катнашыннан соң зур чүплек бетерелде

2022 елның 16 августы, сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Каенлы авыл җирлегенең Туба авылы читендә рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын ачыклады. Түбән Кама районын мониторинглау барышында табигать саклау кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы - 6696 кв. м., чүплекнең күләме - 2678 куб. м.

Түбән Кама районы башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм 60 көн дәвамында җитешсезлекләрне бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелде.

Хәзерге вакытта закон бозу очрагы һәм  чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International