16 августтан 18 августка кадәр Коми Республикасының Усинск шәһәрендә «Арктика. Боз кузгалды» Бөтенроссия форум-фестивале узды Усинск өч көнгә 200 волонтер һәм 3 меңнән артык онлайн-катнашучыны берләштергән йортка әверелде.
Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә урынга чыгып тикшерүләр үткәрүне дәвам итәләр. Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар лицензия шартларын әнә шулай контрольдә тота.
Әлки районында урынга чыгып тикшерү барышында министрлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре Түбән Әлморза авылы читендә чүплек ачыклады. Чүпләнгән кишәрлекнең гомуми мәйданы 300 кв. м тәшкил итә.
Бүген әлеге сәхифәдә үзе өчен гадәти булмаган педагог ролендә экология министры урынбасары Егор Тарнавский чыгыш ясый.
Югары Ослан районының Кызыл Байрак поселогының яшьләре экология дәресләрендә табигать турында белемнәрен тулыландырдылар. Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары балалар белән бергә әйләнә-тирәлекне саклауның мөһим мәсьәләләрен уен формасында карадылар.
Бүген ТР Куркынычсызлык Советы утырышында Татарстан Республикасының су объектларын саклау өлкәсендә экологик куркынычсызлык мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырыш Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
16 августта Алабугада мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләренең иң иҗади педагогларын һәм һәвәскәрләр берләшмәләре җитәкчеләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен «Көчле тәҗрибәләр фестивале» кысаларында «Безнең Йортыбыз – Җир» дип исемләнгән иң яхшы проектка конкурс узды.
Менә 31 ел инде Хәдичә Марат кызы экология өлкәсендә эшли. 1991 елда химия белгечлеге буенча В.И. Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.
8 августтан 14 августка кадәр «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында «Табигать кануннары буенча» балалар чатыр лагере сменасы узды.
Идел аръягы территориаль идарәсе һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама Төбәкара идарәсе белгечләре Каратун авыл җирлегендә нефть шламнары амбарларын (элек биредә асфальт-бетон заводы булган) тикшерделәр. Пычранган кишәрлекнең мәйданы 1,54 га тәшкил итә.