ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Иртәгә үк, 12 августта, 9:30 сәгатьтә, Адмиралтейство бистәсе районында «Россия суы» федераль проекты кысаларында Идел ярларын чистарту буенча акция узачак.


10
август, 2022 ел
чәршәмбе

8 августта «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында «Табигать кануннары буенча» дип исемләнгән балалар чатыр лагере үз эшен башлады.

Бу эссе көннәрдә Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына татарстанлыларның күлләрнең төсе яшел төскә, ә кайдадыр алсу төскә буялуы турында берьюлы берничә шикаять килде.

ТР Экология министрлыгының кайнар линиясенә Алексеевск районында санкцияләнмәгән чүплек турында мөрәҗәгать килде. Министрлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре Сакон авылына барып, төзелеш калдыклары белән пычранган грунтны законсыз рәвештә ташлауны ачыклаган.

Кичә кич белән «Урам» Казан экстрим-паркы янындагы футбол кырларында «Шәһәрдә һәм Казансуның һавасын тикшерәбез» мастер-классы узды. «Шәһәрлеләр-галимнәр» тугызынчы дәресе кысаларында казанлылар экспертларга шәһәрдә һава сыйфаты, атмосфераның пычрануын мониторинглау турында актуаль сораулар бирә һәм әйләнә-тирә мохитнең торышын яхшырту өчен нинди чаралар күрелүе белән кызыксына алды.


9
август, 2022 ел
сишәмбе

Ел саен үткәрелә торган төбәк табигатьне саклау практикаларын сайлап алу буенча Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. «Экология- ышанычлы партнер» IV Бөтенроссия конкурсында теләсә кайсы  предприятиеләр катнаша ала.

Ел саен 25 июльдән 11 августка кадәр «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында муниципаль, республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге экология буенча олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар өчен экология һәм биология буенча «Биосфера» профиль сменасы үткәрелә.

Инде бүген 18:00 сәгатьтә «УРАМ» экстрим-паркы янындагы футбол кырларында «Шәһәрдә һәм Казансу буенда һаваны тикшерәбез» дигән мастер-класс узачак. Тугызынчы дәрес кысаларында Экология министрлыгы вәкилләре Алия Гәрәева һәм Артур Шакирҗанов атмосфера һавасының 30 ел эчендә ничек үзгәрүе һәм һаваның торышына мониторингның ничек узуы турында сөйләячәкләр.


8
август, 2022 ел
дүшәмбе

Июнь аеннан сентябрь ахырына кадәр Министрлыкның территориаль идарәләре инспекторлары токсик нормаларыны арттырган транспорт чараларын ачыклау буенча рейдлар үткәрә. Бүгенгә 2953 автомобиль тикшерелгән, шуларның 257 сендә норма арту билгеләнгән.

«Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты «Экология» илкүләм проекты кысаларында Кама Тамагында Идел елгасы ярларын һәм Идел төбен чистарту буенча акция узды. Экологик өмәне оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасында Рус география җәмгыяте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International