Бүген 100дән артык активист «Россия суы» акциясе кысаларында «Тамчылап җыелган игелек» экомарафонында катнашты

2022 елның 12 августы, җомга

Бүген Казанның Адмиралтейство бистәсендә Идел ярын җыештырырга йөздән артык битараф булмаган кеше килде. Яр буе һәм су асты зонасында Рус география җәмгыятенең  төбәк бүлекчәсе дайверлары, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре, «Чиста булачак» иҗтимагый хәрәкәте активистлары, эре предприятиеләр вәкилләре, волонтерлар һәм республикабызның битараф булмаган барлык кешеләре тәртип урнаштырдылар. Уртак көч белән бер сәгать эчендә 1,5 км яр һәм 1 км дан артык су төбе чистартылды, 113 капчык чүп – чар җыелды. Бу 3 капчык металл, 15 капчык пыяла, 28 капчык пластик калдыклары һәм 67 капчык башка төр чүп.

Бүген дайверлар  табалдыгы - пластик шешәләр һәм бик күп балык тоту әсбаплары: кармаклар, балык тоту ятьмәләре. «Болар барысы да монда су коенучы һәм балык тоту белән шөгыльләнүче кешеләр өчен генә түгел, ә сулыкта яшәүчеләр өчен дә куркыныч», - дип уртаклашты Станислав Андронов.

Экология министры урынбасары Егор Тарнавский түбәндәгеләрне билгеләп үтте: «Республика объектларны чистарту чараларын беренче ел гына гамәлгә ашырмый. Быел Лаеш районында ике объектны, Мамадыш районында ике объектны чистарттык, шулай ук без Чаллыда Мәләкәс елгасын чистарту проектына старт бирдек. Әгәр безнең өмәләр һәм акцияләр турында сүз йөртсәк, билгеләп үтәм, аларда катнашучы халык саны елдан-ел арта бара. Бу экологик үзаңның, тәрбиянең республикабызның бай табигатен саклап калырга мөмкинлек бирә торган иң мөһим инструмент булуы турында сөйли».

 «Волонтерлар алдында Идел елгасы ярларын чистарту бурычы тора. Бу казанлыларның  бик яраткан урыны, тик кызганычка каршы, алар арасында  үзләреннән соң  чүп-чарны җыймаучылар бар. Акция территориянең никадәр пычранган булуын аңларга ярдәм итәчәк», - дип сөйләде Татарстан Республикасында Рус географик җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков.

Татарстаннан тыш, шулай ук дүрт төбәк - Карачай-Чиркәс, Ингушетия, Төньяк Осетия-Алания һәм Алтай Республикасы вәкилләре дә кушылды.

Акциядә катнашкан һәр волонтер, «Россия суы» акциясе сайтында теркәлеп, «Мин – волонтер» төймәсе ярдәмендә узган чара турындагы хисапка фотолар беркетеп, Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министрлыгыннан грамота ала алачак. Моның өчен алда аталган сайтның «Чаралар картасы» менюсының «Хисаплар» картасында кирәкле вакыйганы сайларга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда «Россия суы» бөтенроссия акциясе йомгаклары буенча «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында «Экология» илкүләм проекты буенча уза, Татарстан Республикасы илнең барлык төбәкләре арасында 1 нче урынны алды. Чарада 276 меңнән артык кеше катнашты. Яр буе полосасының 10 меңнән артык километры чистартылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International