Иң кечкенәләр өчен уен экостанциясе

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Август башыннан Чаллыда «МусораБольшеНет» иҗтимагый оешмасы активистлары балалар мәйданчыкларында балалар өчен уенлы экологик дәресләр үткәрә. «Җәй көне, яхшы һава торышында балаларның вакытны файдалы итеп үткәрүләрен телибез. Шуңа күрә без кызыклы экостанция уйлап таптык», - диләр активистлар.

Биредә балалар уен формасында чүпне ничек дөрес итеп сортларга аерырга  кирәклеген беләчәкләр һәм файдалы гадәтләргә өйрәнәчәкләр. Балалар үзләренең экологик белемнәрен ныгытып кына калмыйлар, яңа дуслар да табалар.

Чаллы балалар мәйданчыкларында түбәндәге экостанцияләр расписаниесе (вакыты 18:00-19:00):

11 август - 46нчы комплекс, 12 нче йорт ишегалдында;

18 август - 50-нче комплекс 1 нче йорт ишегалдында;

24 август - 53 нче комплекс, 21 нче йорт ишегалдында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International