Экологлар Дәрвишләр бистәсендәге торак объектлар янында пычраткыч матдәләр концентрацияләренең артуы ачыкланмады

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез, «Хитон» заводындагы янгын турында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән килгән мәгълүмат буенча, Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм ТР Экология министрлыгы лабораториясе белгечләре оператив рәвештә урынга чыктылар. Янгын җитештерү бинасында булды. Һаваның торышын бәяләү өчен экологлар янгын урыныннан 500 метр һәм якындагы торак йорттан 50 метр ераклыкта пробалар алды. Пробаларны анализлау нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрацияләренең артуы ачыкланмады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International