Кукмараның «Ромашка» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге укытучылар өчен төбәкара экологик семинар-практикум булып узды. Анда Төньяк территориаль идарә экологлары һәм Казан, Кукмара, Арча, Зеленодольск, Әлмәт һәм Нократ Аланы шәһәрләреннән балалар бакчаларының белгечләре катнашты.
Территориаль идарәләр инспекторлары, расланган план-график нигезендә, Татарстан Республикасының чистарту корылмалары йогынтысы зонасында өске суларның сыйфатын мониторинглауны дәвам итәләр.
Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе белгечләре «Чиста Булачак» экоактивистлары белән бергә Чаллының 41 нче һәм 43 нче мәктәпләрендә 4 нче сыйныф укучылары өчен «Эко эстафета» уздырдылар.
ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Түбән Ослан гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар, анда балалар өчен «PROcвет» дип исемләнгән экология дәресе үткәрелде.
Арча районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арча шәһәренә кергәндә юлга сыек калдыкларны законсыз ташлауны ачыклаган.
185 нче номерлы күппрофильле лицеенда яшь натуралистлар отряды барлыкка килде. Юннатлар сафына 3 сыйныфларның 26 укучысы өстәлде. Уку елы башыннан балалар күлләрнең һәм сулыкларның экологик торышын сыйныфтан тыш эш кысаларында өйрәнделәр.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы дәүләт инспекторы» исеменә конкурс башланды.
Чаллының 59 нчы полилингваль гимназиясе укучылары хәзер калдыкларны сортларга аеруның һәм икенчел эшкәртүнең нәрсә икәнен беләләр. Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе экологлары һәм «ПЭК» ҖЧҖ белгечләре татар телендә чүп-чарны аерым җыю турында танып-белү дәресе үткәрделәр.
Ел ахырына кадәр сезнең һәрберегезнең экология өлкәсендәге проблемалар, безнең эшчәнлектә сезгә кызыклы булган юнәлешләр һәм үзегез катнашырга теләгән юнәлешләр турында сөйләү мөмкинлеге бар. Һәм иң мөһиме-без сезнең белән «монда һәм хәзер» алга таба кая барачагыбызны һәм киләчәгебезнең нинди булачагын билгелиячәкбез!
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының «Мәктәптә экология» проекты «Экология өлкәсендә иң яхшы белем бирү проекты» номинациясендә җиңүче булды, ә Татарстан Республикасы елгаларының һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту проекты «Иң яхшы перспективалы проект һәм эшләнмә» номинациясендә иң яхшы проект дип игълан ителде.