ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары көнкүреш һәм төзелеш калдыклары ташланган чүплеккә тап булган. Аксубай районында мониторинг барышында  Яңа Дума авылы территориясендә хокук бозу теркәлгән.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары Татарстанның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә булды. Чаллыда Кама яны территориаль идарәсе экологлары «Веселые нотки» 66 нчы балалар бакчасында «ЭкоКөз»  бәйрәмендә нәниләр белән бергә көздә нинди билгеләр һәм ни өчен кошлар көньякка очып китүләре турындагы сорауларга җавап бирделәр. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар һәм инспекторларны кул астындагы материаллардан эшләнгән кул эшләре белән шатландырдылар.

МИР премиясенең «ЭКОлогик чынбарлык» номинациясендә 6 финалист билгеләнде һәм финалистларның берсен сез яхшы беләсез - бу безнең экологик гаилә башлыгы Илнур Хәннанов.


12
ноябрь, 2022 ел
шимбә

Түбән Камада Түбән Кама сәнәгать үзәге үсешендә экологик иминлекне тәэмин итү буенча ведомствоара эш төркеменең күчмә киңәшмәсе узды.

Утырышта ТР экология һәм табигать ресурслары министры җитәкчелегендә Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин, Роспотребнадзор, Росприроднадзор һәм әлеге зонаның эре предприятиеләре вәкилләре катнашты.


11
ноябрь, 2022 ел
җомга

Югары Ослан районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарә инспекторлары Карагуҗа авыл җирлеге территориясендә төзелеш калдыкларын санкцияләнмәгән складлауны таптылар. Законсыз чүплекнең гомуми мәйданы 95,5 кв.м тәшкил иткән, күләме - 132 куб м.

Бүген Казан федераль университетының төп бинасында Бөтенроссия экологик диктанты старт алды. Анда Экодиктант федераль оештыру комитеты рәистәше Наталья Соколова, Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты әгъзасы Александр Терентьев, экология министры урынбасары Егор Тарнавский, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев һәм 150 дән артык татарстанлы катнашты.

Экологик мониторинг кысаларында Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә белгечләре тарафыннан Юкәле  белән Наратлы авылы арасындагы җир кишәрлегендә гомумтаралган файдалы казылмаларны (вак таш) лицензиясез чыгару факты ачыкланды.


10
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы  Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе адресына Ютазы районы Әбсәләм авылында яшәүчеләрдән шикаять алынды. Җирле халык асфальт-бетон заводы ягыннан начар химия исенә зарланды.

Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең яңа составы формалаштырылды, аның составына экология буенча киңәшче Анна Баймяшкина, Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы активисты да  керде.

11 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр Россиянең барлык төбәкләрендә Бөтенроссия экологик диктанты узачак. Экодиктант-экологик культураны формалаштыруга һәм экологик белемнәрне популярлаштыруга, экологик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән еллык проект. Быел Казан Экодиктант ачылу тантанасының төп мәйданчыгы булачак. Старт 11 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә КФУда биреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International