«ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының иң яхшы дәүләт инспекторы» конкурсы башланды

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы  Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы дәүләт инспекторы» исеменә конкурс башланды. Ул дәүләт инспекторы һөнәренең абруен күтәрү, эштә профессионализмны камилләштерүгә стимуллар булдыру һәм иң квалификацияле дәүләт инспекторларын ачыклау максатларында үткәрелә.

Конкурста Министрлыкның территориаль идарәләре дәүләт инспекторлары катнаша. Декабрьдә үк нәтиҗәләр ясалачак, җиңүчеләр ведомство бүләкләрен алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International