Чехов урамындагы 51-нче номерлы йорт каршында территорияне чүп-чар белән пычрату турындагы мәгълүмат буенча ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар.
Бүгенге көндә Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан түбәндәге адреслар буенча вакытлыча кар түгү урыннары каралган:
Теләче районының 2 нче балалар бакчасында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре катнашында экологик атна үткәрелде.
Ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия экология диктанты 11 ноябрьдә Россиянең барлык төбәкләрендә старт алды. Теләсә кем үз белемен тикшерә ала - катнашу өчен бары тик эко диктантның https://экодиктант.рус/ сайтында теркәлү узарга, 45 минут эчендә 25 тест соравына җавап бирергә кирәк. Диктантка алдан әзерләнергә дә мөмкин — порталда балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә, шул исәптән экологлар өчен дә танып белү эколекцияләре бар.
ветераннары турында сөйлибез. Алар – башлангычта торган һәм республикада бөтен экологик тармакның барлыкка килүенә чын нигез салып хезмәт иткән кешеләр. Бүгенге герой – Татарстанның атказанган экологы, Экология министрлыгының иң тәҗрибәле хезмәткәрләренең берсе Елена Никитина.
Ел ахырында, Enter интернет басмасы үз укучылары арасында тавыш бирүне оештыра. Быел «Ел мәгърифәтчеләре» номинациясендә «Чиста уеннар» экологик проекты да бар.
Төньяк территориаль идарә инспекторлары Саба районы Эзмә мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч һәм танып-белү экология дәресе үткәрделәр.
Мамадыш шәһәрендә Нократ елгасының уң як кушылдыгын чистарту эшләре тәмамланды. Табигатьне саклау чаралары 2021 елда «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында башланды. Росводресурс үзәнне торгызуга 74 млн сумнан артык акча тоткан. Чистарту нәтиҗәсендә район үзәгендә яшәүче 15 мең кеше өчен экологик яшәү шартлары яхшырды.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Казанның 171 нче балалар бакчасында булып, анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Энергия саклау көне» дигән мавыктыргыч дәрес үткәрделәр.
11 ноябрьдән Россиянең барлык төбәкләрендә Бөтенроссия экология диктанты бара. Бу – экологик культураны формалаштыруга һәм экологик белемнәрне популярлаштыруга, экологик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән ел саен уздырыла торган проект.