Казанда яшь натуралистларның тагын бер отряды барлыкка килде

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

185 нче номерлы  күппрофильле лицеенда яшь натуралистлар отряды барлыкка килде. Юннатлар сафына 3 сыйныфларның 26 укучысы өстәлде. Уку елы башыннан балалар күлләрнең һәм сулыкларның экологик торышын сыйныфтан тыш эш кысаларында өйрәнделәр. Егетләр хәтта берничә шәхси экологик проект та эшләгәннәр. «Яшь активистлар Татарстан Республикасының табигый объектлары буенча бик кызыклы һәм танып белү проектлары-макетлар ясадылар. Һәм бүген без аларны Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе яшьләр клубы вәкилләренә тәкъдир иттек», - дип сөйләде сыйныф җитәкчесе Наталья Шиһапова.

Укучыларны котларга һәм юннатлыкка кабул итәргә Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе яшьләр клубы җитәкчесе Рөстәм Фәрхуллин килде. Ул Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасы Экология министрлыгы белән берлектә 2018 елдан Юннат хәрәкәтен торгызу белән шөгыльләнүен искәртте. Юннатның беренче слеты 2018 елда узды һәм шуннан бирле ел саен уздырыла. Хәзер Татарстанда 2 мең укучы Юннат хәрәкәтенә җәлеп ителгән.

Бүген, юннатларга багышланганнан соң, уку йортында укучыларның һәм студентларның «Татарстан Республикасының экологик-географик үзенчәлекләре һәм чиктәш территорияләр» темасына фәнни-гамәли конференция дә булып узды, анда лицей укучылары һәм КФУ студентлары үзләренең экологик эшләре белән чыгыш ясадылар.

Мондый чаралар экологик тәрбия, әйләнә-тирәлеккә сак караш үстерүгә юнәлтелгән «Экология»  илкүләм проектының максатларына ирешергә ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International