Экологлар Әлмәт районында суның сыйфатын тикшерделәр

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Территориаль идарәләр инспекторлары, расланган план-график нигезендә, Татарстан Республикасының чистарту корылмалары йогынтысы зонасында өске суларның сыйфатын мониторинглауны дәвам итәләр.

План-график буенча, Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан Дала Зәе елгасына коя торган Исемсез инештән су пробалары сайлап алынган. Методикада каралганча, сайлап алу районның бер учреждениесенең чистарту корылмаларыннан агып төшкән ноктадан югарырак һәм түбәнрәк башкарыла. Сайлап алынган пробаларга үткәрелгән анализ нәтиҗәләре буенча, рөхсәт ителгән иң чик концентрациядән арттыруларының булмавы ачыкланган, агынты суларның агып төшүе өске су объектына йогынты ясамавы ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International