ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Түбән Ослан гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар, анда балалар өчен «PROcвет» дип исемләнгән экология дәресе үткәрелде.
Инспекторлар энергия чыганаклары нинди булуы һәм чыганакларның альтернатив төрләре турында сөйләделәр. Шулай ук һәр укучы кабартылган шарларны электрлаштыру белән зур булмаган эксперимент үткәрә алды. «Мондый дәресләр ярдәмендә балалар ниндидер яңа әйберне белеп кенә калмый, ә әйләнә-тирә мохиткә ничек ярдәм итәргә кирәклеген дә аңлый», - дип билгелиләр экспертлар.
Актив катнашкан өчен барлык катнашучылар грамоталар һәм экологик китап- буяулар белән бүләкләнделәр.