Чаллының 59 нчы полилингваль гимназиясе укучылары хәзер калдыкларны сортларга аеруның һәм икенчел эшкәртүнең нәрсә икәнен беләләр. Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе экологлары һәм «ПЭК» ҖЧҖ белгечләре татар телендә чүп-чарны аерым җыю турында танып-белү дәресе үткәрделәр. Балалар зур кызыксыну белән лекция тыңладылар, фикер алышуларда катнаштылар һәм сораулар бирделәр. Ә уен күнегүләре һәм биремнәр ярдәмендә укучылар тәҗрибә уртаклаштылар һәм экологик проблемаларны хәл итү юлларын тәкъдим иттеләр.
Кама буе территориаль идарәсе экологлары билгеләп үткәнчә, мондый сыйныфтан тыш чаралар укучыларда табигатькә карата сакчыл һәм җаваплы мөнәсәбәт тәрбияли, кешенең планета тормышына тискәре йогынтысы нәтиҗәләрен анализларга һәм табигатьне яратырга өйрәтә.