Кукмара районында Татарстан тәрбиячеләре өчен экосеминар узды

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Кукмараның «Ромашка» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге укытучылар өчен төбәкара экологик семинар-практикум булып узды. Анда Төньяк территориаль идарә экологлары һәм Казан, Кукмара, Арча, Зеленодольск, Әлмәт һәм Нократ Аланы шәһәрләреннән балалар бакчаларының  белгечләре катнашты.

«Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячеләре коллегалары белән тәҗрибә уртаклаштылар, дәресләр, мастер-класслар үткәрделәр, «Затлы гөмбә» әкияте буенча мультфильм күрсәттеләр.

Бу көнне яшь экологларны тантаналы рәвештә яшь экологлар сафларына алдылар. Төньяк территориаль идарә белгечләре «Яшь экологлар, табигатьне саклагыз һәм яратыгыз! Безнең һәрберебез әйләнә-тирә дөньяга ярдәм итә ала. Игелекле эшләрегез белән башкаларга үрнәк күрсәтегез. Табигать өчен чын дуслар һәм ярдәмчеләр булыгыз!» сүзләре белән балаларга мөрәҗәгать иттеләр һәм котладылар.

Дәрес ахырында кунаклар алган белемнәрен  гамәлдә дә ныгыттылар. Мондый чаралар экологик белемнәр дәрәҗәсен күтәрергә, тәҗрибә уртаклашырга һәм хезмәттәшләре белән танышырга ярдәм итә.

Белешмә өчен: «Ромашка» балалар бакчасы хезмәткәрләре ел саен төрле республика конкурсларында катнашалар. 2021 елда «Экояз 2021» республика акциясенең «Иң яхшы балалар бакчасы» номинациясендә абсолют җиңүче булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International