Чаллының нәни экологлары өчен эстафетаны Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары уздырды

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе белгечләре «Чиста Булачак» экоактивистлары белән бергә Чаллының 41 нче һәм 43 нче мәктәпләрендә 4 нче сыйныф укучылары өчен «Эко эстафета» уздырдылар.

Катнашучыларны командаларга бүлделәр. Балаларга чүп-чарны сортларга аеру һәм эшкәртү белән бәйле сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Экологлар, үз чиратында, файдалы экогадәтләре белән уртаклаштылар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өчен дөрес сортларга аеруның мөһимлеге турында сөйләделәр.

Барлык катнашучыларга истәлеккә экологик темага махсус китап-буяулар бүләк иттеләр. Эстафета ничек узганны – безнең видеорепортаждан карагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International