Безгә Сезнең фикерегез мөһим! Экология министрлыгы республика халкы арасында социологик сораштыру үткәрә

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

Ел ахырына кадәр сезнең һәрберегезнең экология өлкәсендәге проблемалар, безнең эшчәнлектә сезгә кызыклы булган юнәлешләр һәм үзегез катнашырга теләгән юнәлешләр турында сөйләү мөмкинлеге бар. Һәм иң мөһиме-без сезнең белән «монда һәм хәзер» алга таба кая барачагыбызны һәм киләчәгебезнең нинди булачагын билгелиячәкбез!

Экологик хәлне яхшыртуга, әйләнә-тирә мохит объектларын саклауга һәм социаль җаваплы буынга тәрбия бирүгә үз өлешеңне кертергә теләсәң, анкета үтү өчен сылтама буенча уз.

Бу сораштыру Экология министрлыгы өчен КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының гомуми һәм этник социология кафедрасының 3 курс студенты Алексей Хохлов тарафыннан махсус эшләнгән. Сораштыруны 16 яшьтән узган гражданнар узарга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International