Арча кешесе законсыз сыек калдыклар өчен зыянны каплаган

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Арча районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арча шәһәренә кергәндә юлга сыек калдыкларны законсыз ташлауны ачыклаган. Инспекторлар ачыклаганча, хокук бозуда гаепле - КамАЗ йөртүчесе, ул туфракка 5 куб. м сыек калдыкларны агызган. Автотранспорт хуҗасын ачыклау өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенә запрос җибәрелгән.  Туфракка китерелгән зыян 6 400 сум тәшкил иткән. Гаепле кеше тулы күләмдә штраф түләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International