ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Ачыкланганча, Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы йөзендә гидротехник корылма (Песәй авыл җирлегенең Татар Сарсазы торак пунктындагы буа) милекчесе тарафыннан, федераль законнарда билгеләнгән гидротехник корылмаларның иминлеге турындагы таләпләрне бозып, гидротехник корылмага даими тикшерү уздыру бурычы үтәлмәгән, бу исә декларацияләүнең мәҗбүри этапларының берсе булып тора, аның нәтиҗәләре буенча, аерым алганда, гидротехник корылманың куркыныч классы билгеләнә.

Казан шәһәренең Совет районындагы Киндер елгасының су саклау зонасында урнашкан коммуналь калдыклар туплау мәйданчыгы санитар-эпидемиологик закон таләпләренә туры килми.

Казан районара табигать саклау прокуратурасы Казан шәһәренең Вахитов районы территориясендә калдыклар белән эш итү өлкәсендәге законнар үтәлешен тикшерү барышында Куйбышев сусаклагычы зонасында 900 кв. м мәйданлы санкцияләнмәгән чүплек урынын ачыклаган.

Татарстанның экология министры Нурлат районы халкы белән очрашты һәм гражданнар җыены барышында алар белән аралашты.  Әмзә һәм Колбай-Мораса авыл җирлекләрендә табигать саклау ведомствосы җитәкчесе Александр Шадриков һәм Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашында халык белән очрашулар узды.

Студентлар стартапларының грант конкурсына заявкалар кабул итүнең III чираты башланды. Гаризалары иң яхшысы дип табылган студентлар үз проектларын гамәлгә ашыруга 1 млн сум күләмендә грантлар алачак. 

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе адресына Азнакай шәһәрендә яшәүчеләрдән шикаять алынган.


26
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Бөтендөнья экологик белем бирү көнендә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга табигатьне ни өчен яратырга һәм сакларга кирәклеген искәртү өчен, Үзәк территориаль идарә инспекторы Нәргизә Галимова белән без «Акыллы балалар» балалар бакчасына юл тоттык. Бу көнне безнең белән үткәрегез!

«Без – салкын кышта үзләренә азык табуы бик авыр булган кошлар өчен аларның төп дуслары», – дип башланган Буа шәһәренең «Солнышко» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең экологик дәресе.

Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге җитәкчесе Олег Синяшин Министрлыкның йомгаклау коллегиясендә дөньякүләм масштабтагы экологик проблема – микропластик турында сөйләде.

Ел саен 26 гыйнварда планетабызның барлык почмакларында Бөтендөнья экологик белем бирү көне билгеләп үтелә. Бүгенге дөньяда экологик белем бирү мәсьәләсе шулкадәр кискен тора ки, Бөтендөнья экологик белем бирү көне елына берничә тапкыр билгеләп үтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International