Ел саен 26 гыйнварда планетабызның барлык почмакларында Бөтендөнья экологик белем бирү көне билгеләп үтелә. Бүгенге дөньяда экологик белем бирү мәсьәләсе шулкадәр кискен тора ки, Бөтендөнья экологик белем бирү көне елына берничә тапкыр билгеләп үтелә. Татарстан Республикасында халыкны экологик агарту буенча зур эш алып барыла. 2018 елдан башлап Татарстанда 103 экологик белем бирү үзәге эшли, анда Министрлык белгечләре даими рәвештә экологик дәресләр үткәрә. 2022 елда гына да 466 экология дәресендә Татарстанның 10 138 баласы катнашкан. Экологик үзәкләр өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча 2019 елда Министрлык тарафыннан «Татармультфильм» берләшмәсе белән берлектә «Мәктәптә экология» проекты эшләнде һәм тормышка ашырылды. 1 һәм 2 сыйныф укучылары өчен «Яшел сукмак», 5 сыйныф өчен «Яшел Татарстан» һәм 6 сыйныф өчен «Яшел Татарстан. Безнең тирәдәге үсемлекләр» дигән әсбаплар чыгарылды, шулай ук « Яшел Татарстан» республика тәрбия-мәгариф порталы эшли: http://зеленыйтатарстан.рф/.
Республикада экологик хәрәкәтләр актив үсә. Бүген «Чиста булачак» яшьләр экохәрәкәтендә катнашучылар арасында 9 609 кеше бар.. Ә Татарстанның яшь натуралистлар хәрәкәтендә 2000 катнашучы исәпләнә. Узган ел ТР Экология министрлыгы һәм «ЮННАРМИЯ» ВВПОД арасында имзаланган килешү кысаларында яшь натуралистлар хәрәкәтенә 37 меңнән артык яшь армияче кушылган.
2022 елда Татарстанда яр буйларын чистарту чараларында 300 меңнән артык кеше катнашты, 34 мең куб.метр чүп-чар җыелды. Хәзер Татарстанда яшәүче һәр өченче кеше – экологик чараларда һәм акцияләрдә катнашучы.
Исегезгә төшерәбез, татарстанлылар икенче ел рәттән «Экология» илкүләм проекты кысаларында оештырылган «Россия суы» бөтенроссия акциясендә җиңү яулыйлар.
Татарстанлылар үзләренең экологик грамоталылыгын Экодиктантта да раслый. Ике ел дәвамында республика беренче дәрәҗәдәге җиңүчеләр саны буенча лидер булып тора, шуңа күрә узган ел Казан экологик диктант ачылу тантанасы өчен төп мәйданчык булды. Узган ел экологик диктантта 100 935 татарстанлы катнашты, ә 43 161 кеше I, II, III дәрәҗә дипломнар алды.