Казан районара табигать саклау прокуратурасы Казан шәһәренең Вахитов районы территориясендә калдыклар белән эш итү өлкәсендәге законнар үтәлешен тикшерү барышында Куйбышев сусаклагычы зонасында 900 кв. м мәйданлы санкцияләнмәгән чүплек урынын ачыклаган.
Закон бозуларны бетерү максатында табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать иткән.
Суд карары белән прокурор таләпләре канәгатьләндерелгән. «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе» МКУ һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетына санкцияләнмәгән чүплекне бетерү бурычы йөкләнгән.
Закон бозуларны бетерү табигать саклау прокуратурасы контролендә тора.