ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Шәмәрдән авылында лицензиясез ком чыгару фактын ачыклаган.
8 нче «Гнездышко» балалар бакчасында «Эко композиция» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләгәннәр. Балаларны җиңү белән ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе башлыгы Хәлил Мөстәкыймов та котлаган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы 2023 елда ТР территориясендә радиоактив матдәләрне һәм радиоактив калдыкларны исәпкә алу һәм контрольдә тоту чараларын үтәүгә чыгымнарны финанс белән тәэмин итү максатларында коммерциясез оешмаларга Татарстан бюджетыннан субсидияләр бирүгә конкурс игълан итте. Конкурста «Протон» инновацияле-техника үзәге» коммерциясез автоном оешмасы җиңүче булды.
Безнең #ЭстафетаДобраны балалар бакчалары һәм мәктәпләр хуплады инде, ә күптән түгел безгә Казанның яшь натуралистлар отряды да кушылды.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсенә Чистайдагы Һади Такташ урамына законсыз кар ташлау турында мөрәҗәгать килгән.
Бүген Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә Казан шәһәренең Авиатөзелеш районының Үзәк Мариуполь ур., 49б йорт адресы буенча контейнер мәйданчыгында биологик калдыкларны туплау турында хәбәр килде.
Бу кышта күпләп яуган кар аркасында, аны вакытлыча саклап тору өчен булган урыннарга өстәп, «Салават Күпере» торак комплексы янында тагын бер урын билгеләнгән.
Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Арча районы Лесхоз мәктәбенең 7 сыйныф укучылары өчен «Су – Җирдәге иң гаҗәеп матдә» дигән темага экологик дәрес үткәргәннәр.
Форумның төп максаты – Татарстан Республикасы укучыларында экологик фикерләү, дөньяга караш һәм мәдәниятне үстерү. Форум экологик тикшеренүләрне үстерү, табигатьне саклау һәм экологик агарту эшендә укучылар, педагоглар, галимнәр һәм экологлар хезмәттәшлегенә юнәлтелгән.
Без «Экология йөзләрдә» рубрикасын Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт инспекторларыннан башлыйбыз. Чөнки алар һәрвакыт табигатькә һәм кешегә ярдәмгә беренче булып киләләр һәм һәр көнне иң мөһим эш – безнең табигый байлыкларыбызны саклау буенча эш алып баралар. Бүген безнең рубрика герое – Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторы Вадим Митрофанов.