«Без – салкын кышта үзләренә азык табуы бик авыр булган кошлар өчен аларның төп дуслары», – дип башланган Буа шәһәренең «Солнышко» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең экологик дәресе.
Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре сабыйларга кышын бездә кышлаучы кошларга ничек ярдәм итеп булуы турында сөйләгәннәр. «Төнлә температура -10°С һәм аннан түбәнрәк булганда, песнәкләр бер төндә үз авырлыгының 10%ка кадәр өлешен югалта! Ләкин бик нык салкыннарда да каурыйлылар исән кала ала, әгәр аларның азыгы җитәрлек булса», – дип аңлатканнар балаларга ведомство белгечләре.
Балалар экологларга көн саен тәрбиячеләр һәм ата-аналар белән ничек итеп кошларны ашатулары турында сөйләгәннәр. Министрлык хезмәткәрләре балаларга кошлар өчен җим алып килгәннәр һәм аларга «Экология мәктәбе»ннән җимлекләр бүләк иткәннәр.
Ә сез кышын кошларга ярдәм итәсезме?