Студентлар стартапларының грант конкурсына заявкалар кабул итүнең III чираты башланды. Гаризалары иң яхшысы дип табылган студентлар үз проектларын гамәлгә ашыруга 1 млн сум күләмендә грантлар алачак.
«Илнең технологик суверенитетын һәм икътисадый куркынычсызлыгын тәэмин итү – Россия Президенты Владимир Путин куйган өстенлекле максатлар. «Студентлар стартапы» конкурсы аларны хәл итү өчен бер корал булды. Быел үз эшләнмәләрен гамәлгә ашыру өчен 1 млн сумлык финанслауны 1,5 мең студент алачак, бу 2022 ел белән чагыштырганда 500гә күбрәк. Планда – яшьләргә ярдәмне көчәйтү: 2024 елда грантларны 2 мең укучы ала алачак, 2030 ел ахырына — 30 меңгә кадәр», – дип билгеләп үтте Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.
Конкурста коммерцияләштерү потенциалы булган үз фәнни-техник һәм фәнни-технологик тикшеренүләре нигезендә яңа товар, эшләнмә, технология яки хезмәт эшләргә әзер булган бакалавриат, магистратура яки аспирантура программалары буенча югары уку йортлары укучылары катнаша ала. Югары уку йортында укучының стартапы, һичшиксез, үзенең интеллектуаль өлешен үз эченә алган идеягә таянырга тиеш.
Конкурста катнашучыларга җиде тематик юнәлешнең теләсә кайсын сайларга кирәк:
- цифрлы технологияләр;
- медицина һәм сәламәтлек;
- яңа материаллар һәм химик технологияләр;
- яңа приборлар һәм җитештерү технологияләре;
- биотехнологияләр;
- ресурсларны саклау энергетикасы;
- креатив индустрияләр.
Сайлап алу 2023 елның 3 апреленә кадәр үткәрелә. Гаризалар студентлар һәм аспирантлардан кабул ителә, аларның проектлары үзләренең фәнни-техник һәм фәнни-технологик тикшеренүләре нигезендә эшләнгән һәм коммерцияләштерү потенциалына ия булырга тиеш.
Конкурсны «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында Инновацияләргә ярдәм фонды үткәрә.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат конкурс битендә урнаштырылган: https://fasie.ru/studstartup/.