Ачыкланганча, Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы йөзендә гидротехник корылма (Песәй авыл җирлегенең Татар Сарсазы торак пунктындагы буа) милекчесе тарафыннан, федераль законнарда билгеләнгән гидротехник корылмаларның иминлеге турындагы таләпләрне бозып, гидротехник корылмага даими тикшерү уздыру бурычы үтәлмәгән, бу исә декларацияләүнең мәҗбүри этапларының берсе булып тора, аның нәтиҗәләре буенча, аерым алганда, гидротехник корылманың куркыныч классы билгеләнә.
Муниципаль берәмлек тарафыннан гидротехник корылманың куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычының үтәлмәве язгы-көзге чорда тискәре нәтиҗәләргә китерергә һәм кешеләр тормышына куркыныч тудырырга мөмкин.
Закон бозуларны бетерү максатында, Казан районара табигать саклау прокуроры тарафыннан Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетына дәгъва белдерелде.
Татарстан Республикасы Менделеевск район суды прокурор таләпләрен тулысынча канәгатьләндерде. Суд карары белән Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетына гидротехник корылмага даими тикшерүне үткәрү бурычы йөкләнде.
Закон бозуларны бетерү табигать саклау прокуратурасы контролендә тора.