Казан шәһәренең Совет районындагы Киндер елгасының су саклау зонасында урнашкан коммуналь калдыклар туплау мәйданчыгы санитар-эпидемиологик закон таләпләренә туры килми.
Закон бозуларны бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать иткән.
Суд карары белән прокурор таләпләре канәгатьләндерелгән. «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе» МКУ һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетына контейнер мәйданчыгын закон таләпләре нигезендә җиһазлау бурычы йөкләнгән.
Закон бозуларны бетерү табигать саклау прокуратурасы контролендә тора.