Татарстанның экология министры Нурлат районы халкы белән очрашты һәм гражданнар җыены барышында алар белән аралашты. Әмзә һәм Колбай-Мораса авыл җирлекләрендә табигать саклау ведомствосы җитәкчесе Александр Шадриков һәм Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашында халык белән очрашулар узды. Очрашу барышында авыл халкы уңышлары һәм казанышлары белән уртаклашты. Әйтик, узган ел Әмзә авыл җирлегендә үзара салым программасы һәм меценатлар ярдәме белән җирле чишмә территориясен төзекләндергәннәр.
«Хәзер бирегә су алу өчен генә түгел, очрашулар оештыру өчен дә киләбез, туйлар һәм авыл бәйрәмнәре уза», – дип уртаклашты чишмәне төзекләндерү инициаторларының берсе Ирек Нәбиуллин.
Моннан тыш, җирлектә юллар, күпер ремонтланган, су скважинасы төзекләндерелгән, зиратларны чистартканнар. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Әнисә Сафиуллина сөйләде. Торак пунктларны үзара салым акчасына үзгәртү эшләрен быел да дәвам иттерергә ниятлиләр. Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекнең баш санын арттырырга планлаштыралар.
ТР экология һәм табигать ресурслары министры халык белән аралашты һәм Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшинның районның социаль-икътисадый үсеше турындагы хисабын тыңлады. «Нурлат районы командасының эше – республикада үрнәк. Республикада эшләп килүче барлык 44 программа да кешеләр өчен, аларның проблемаларын хәл итү өчен булдырылган. Без бергәләп теләсә нинди авырлыкларны да җиңә алачакбыз», – дип бәяләде район эшен Александр Шадриков. Ведомство башлыгы авыл хезмәтчәннәренең дә аерым җылылыгын һәм ихласлыгын билгеләп узды: «Авылларда эчкерсез кешеләр яши. Алардан махсус энергия килә. Һәм туган җирдә төзелә торган бар нәрсә дә энтузиазмга корыла».