Олег Синяшин: «Әйләнә-тирәлектә микропластикны ачыклау һәм идентификацияләүнең тиешле регламентларын эшләргә кирәк»

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге җитәкчесе Олег Синяшин Министрлыкның йомгаклау коллегиясендә дөньякүләм масштабтагы экологик проблема – микропластик турында сөйләде.

«Микропластик — иң кечкенә кисәкчәләр, алар гадәттә 5 миллиметрга кадәр һәм күренми диярлек. Ул ике төргә бүленә һәм полимер продуктлар яктылык, җылылык, су тәэсирендә таркалгач барлыкка килә, җил белән җиңел күчерелә һәм фильтр системалары аша уза», – диде спикер.

«Мондый пластикны туфракта, суда һәм һавада табалар. Микропластик флора һәм фаунага, ә нәтиҗәдә кешеләрнең туклану чыганакларына тискәре йогынты ясый. Пластик кисәкчәләре кеше канында да табылган, организмда җыелып, алар репродуктив системага зыян китерергә, тукымаларның ялкынсынуына, иммунитетның кимүенә һәм балалар үсешенең тоткарлануына китерергә мөмкин», – дип хәбәр итте Олег Синяшин.

Шуңа бәйле рәвештә, Олег Синяшин әйдәп баручы галимнәр, җитештерүчеләр, Россия Табигать күзәтчелеге вәкилләре, башка кызыксынган затлар һәм оешмалар катнашында әйләнә-тирәлектә микропластикны ачыклау һәм идентификацияләүнең тиешле регламентларын эшләү өчен эшлекле киңәшмә үткәрергә тәкъдим итте.

«Ничек кенә булмасын, экология проблемалары безнең һәрберебезгә, җирдә яшәүчеләргә кагыла. Чөнки Җир – безнең уртак йортыбыз», –дип тәмамлады Олег Синяшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International