ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2023 ел
җомга

«Утильләштерү мәктәбе: электроника» проекты кысаларында 20 һәм 21 февральдә Түбән Кама, Чаллы, Менделеевск һәм Алабугада электрон һәм электр җиһазлары калдыклары җыелды. Бюджет учреждениеләре һәм оешмалар 10 тоннага якын электр җиһазлары тапшырганнар. Бөтен җыелган  электротехника калдыклары эшкәртү өчен махсус экологик комбинатка тапшырылачак.

2023 ел башыннан төрле элемтә каналлары буенча Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына татарстанлылардан 336 мөрәҗәгать керде. Халыкны борчыган иң актуаль мәсьәлә  - атмосфера һавасының сыйфаты. Бу тема буенча 192 мөрәҗәгать килде.  

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгында быел беренче Иҗтимагый совет утырышы булып узды. Анда фәнни берләшмәләр һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре керде.

Түбән Камада Стрелочный Лог елгасының пычрануы турында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә хәбәр иттеләр.

Киров районының 2 нче билингваль балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, укытучылар белән бергә, экологик бәйрәм оештырдылар, анда Татарстан Республикасы  Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары чакырылган иде.


22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Автоматик контрольлек станциясе «188 нче лицей» белем бирү учреждениесе  территориясендә Илһам Шакиров проспекты, 3г бинасы адресы буенча урнашкан һәм атмосфера һавасында пычраткыч матдәләрнең беренче үлчәмнәрен ала башлады. Бүгенге көнгә бу автоматик станциядә углерод оксиды, аммиак, азот оксиды, азот диоксиды, водород сульфиды һәм күкерт газы кебек төп пычраткыч матдәләрне контрольдә тоту өчен газ анализаторлары бар.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре белән берлектә, «Балык - булсын!» акциясе кысаларында  Буа районының Адав-Толымбай авылы янындагы исемсез күлдә аэрация үткәрделәр.  Мондый профилактик чараларны вакытында үткәрү суда өстәмә кислородка баета һәм балык запасларын сулыкларда сакларга мөмкинлек бирә.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе адресына Баулы шәһәрендә яшәүчедән Буалы елгасындагы буа турында мөрәҗәгате килгән иде.


21
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Александр Шадриков билгеләгәнчә: «Бүген Россия Президенты Владимир Владимирович Путин сөйләгән су объектларын савыктыру программасы - безнең барыбызга да кирәкле һәм  мөһим проект. Безнең Республика шулай ук «Кама елгасын  савыктыру» федераль проектын булдыру инициативасы белән чыкты.

Бүген Федерация Советына еллык юлламасы кысаларында Владимир Путин экологик мәсьәләләр турында да сөйләде. Аерым алганда, ул бу өлкәдә өстенлекле бурычларның берсе-иске чүплекләрне һәм җыелган зыян объектларын бетерү, дип билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International