Кама аръягы территориаль идарәсе экологлары Түбән Каманың Стрелочный Лог елгасында су пробаларын алдылар

2023 елның 24 феврале, җомга

Түбән Камада Стрелочный Лог елгасының пычрануы турында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә хәбәр иттеләр. Экологлар урыннарга чыктылар һәм Соболеково юлы янында табигый су пробалары алдылар. Анализ нәтиҗәләре буенча  аммоний ионы буенча 1,47 тапкыр, алюминий буенча 7 тапкыр, тимер буенча 4 тапкыр һәм нефть продуктлары буенча 2 тапкырга артып китүе ачыкланган. Ачыкланганча, елга буенда «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖнең яңгыр һәм  эрегән кар суларын механик чистарту өчен кулланыла торган буфер буасы урнашкан. Шуңа бәйле рәвештә барлык материаллар Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсенә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International