Экологлар кисәтүе буенча Баулы елгасы янындагы койма сүтелде

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, элегрәк ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе адресына Баулы шәһәрендә яшәүчедән Буалы елгасындагы буа турында мөрәҗәгате килгән иде. Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыгып, сулыкка ирекле керү мөмкинлеген чикләүне ачыкладылар. Җир кишәрлеге милекчесенә законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм 60 көндә законсыз корылмаларны бетерү турында кисәтү бирелде. Хәзерге вакытта койма сүтелә.

Исегезгә төшерәбез, яр буе полосасы су объектына килергә теләгән һәр кешегә ачык булырга тиеш. Су объектларының яр буе полосалары чикләрендәге җир кишәрлекләрен хосусыйлаштырып булмый. Гомуми файдаланудагы су объектларының яр буе полосасының киңлеге 20 м тәшкил итә, елгаларның һәм инешләрнең озынлыгы чишмәдән тамагына кадәр 10 км артмаса. Елгаларның һәм  чишмәләрнең озынлыгы чишмә башыннан тамагына кадәр 10 км артмаган яр полосасының киңлеге 5 м тәшкил итә. Яр буендагы барлык коймалар һәм  чикләүләр – законсыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International