Казанның «2 нче билингваль балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль автоном учреждениесендә экология бәйрәме узды

2023 елның 24 феврале, җомга

Киров районының 2 нче билингваль балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, укытучылар белән бергә, экологик бәйрәм оештырдылар, анда Татарстан Республикасы  Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары чакырылган иде.

Балалар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында «Хламище-Окаянище» экологик әкиятен әзерләделәр.  «Без дусларыбызның  табигатьтә һәм урманда үзләрен ничек тотарга кирәклеген белүләрен һәм аңлавын телибез», - дип сөйли балалар. «Йолдыз» төркеменең яшь экологы Ярослав Махоткин әкияттән соң  кошны коткару тарихы белән уртаклашты. Малай җәрәхәтләнгән кошны өй янында табып алган. Ата-аналары белән кошны өйдә карап тернәкләндергәч, аны иреккә очырганнар. Әлеге матур тарих белән Ярослав Экология министрлыгы #Эстафетыдобра акциясендә  катнашырга ниятлиләр.

Эстафетага сез дә кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International