Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында быел беренче Иҗтимагый совет утырышы булып узды. Анда фәнни берләшмәләр һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре керде. Советны Россия Федерациясенең атказанган экологы, профессор, икътисад фәннәре докторы Наил Гаҗеев җитәкли. Аның урынбасары Татарстан Республикасының атказанган экологы, КФУның «Фундаменталь медицина һәм биология институты» кафедрасы мөдире, профессор Илгизәр Рәхимов булды. Иҗтимагый совет секретаре итеп Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең экология буенча киңәшчесе Анна Баймяшкина куелды. Шулай ук иң мөһим мәсьәләләр һәм агымдагы елга планнар билгеләнде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Советның алдагы составы 2019 елда формалашкан һәм өч ел эчендә 12 утырыш үткәрелгән, Татарстан Республикасының экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралган. Иҗтимагый совет әгъзалары даими рәвештә ТР Иҗтимагый палатасы киңәшмәләрендә катнаштылар һәм төрле конкурсларда һәм мәйданчыкларда экспертлар сыйфатында чыгыш ясадылар.
Министрлык һәркемгә Татарстан Республикасында яшәүчеләр иминлегенә юнәлдерелгән актив эш өчен рәхмәт белдерә.