Экология министрлыгына агымдагы ел башыннан 336 мөрәҗәгать керде

2023 елның 24 феврале, җомга

2023 ел башыннан төрле элемтә каналлары буенча Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына татарстанлылардан 336 мөрәҗәгать керде. Халыкны борчыган иң актуаль мәсьәлә  - атмосфера һавасының сыйфаты. Бу тема буенча 192 мөрәҗәгать килде.  Калдыкларны законсыз туплау буенча - 111 шикаять, шуларның 24е карны тиешенчә урнаштырмау мәсьәләсе. Башка мәсьәләләр буенча (санитар халәт, файдалы казылмалар чыгару кебек) 33 мөрәҗәгать теркәлде.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итәргә мөмкин:

- (843) 267-68-67 телефоны буенча;

- eco.signal@tatar.ru электрон почта аша;

- http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет-кабул итү аша;

- WhatsApp һәм  Telegram  +79872169779  номерына өстәмә элемтә каналлары буенча;

- «Экологик патруль» телеграм- ботка https://t.me/ecology_rt_bot сылтамасы буенча;

- «Халык контроле» системасында «Экология» бүлегендә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча

- атна саен уза торган гражданнарны кабул итүдә, сишәмбе көннәрендә. (843) 267-68-48 телефоны буенча язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International