ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2023 ел
сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары Әлмәт шәһәрен мониторинглау барышында санкцияләнмәгән кар чүплегенә тап булганнар. Агробистә микрорайоны территориясендә Объездная урамында хокук бозу очрагы ачыкланган. Чүплек мәйданы 357 кв. м. тәшкил иткән, күләме - 72 куб. м.

Суны кислородка баетып, балыкларның күпләп үлүен булдырмау - бүген Экология министрлыгы инспекторлары лаборатория белгечләре, «ТР Геология үзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләре, Росрыболовствоның Идел-Кама территориаль идарәсе, Биологик ресурслар комитеты һәм Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе вәкилләре шундый миссия белән бозга чыкты.


20
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстанлылар игелекле эшләр белән 30дан артык пост бастырган инде. #Эстафетыдобрада теләге булган һәркем катнаша ала. Безнең сайтта флешмоб турында мәгълүмат бар.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Совет районында мониторин барышында Җиңү Проспекты урамындагы 57 нче номерлы йорт янындагы кар өемен ачыкладылар.

20-28 февральдә  экология проектлары һәм берләшмәләре координаторлары һәм кураторлары өчен «Экология университеты» белем бирү интенсивы уза. Программа кысаларында катнашучылар «Чиста булачак» экологик хәрәкәте эшчәнлеге белән таныша, Татарстан Республикасында актуаль экологик мәсьәләләр турында белеп, теоретик һәм практик белемнәр ала алачаклар.

Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск шәһәренең 4нче мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары өчен экодәрес  үткәрделәр, анда экологиянең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


17
февраль, 2023 ел
җомга

Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең 4нче гимназиясенең 2нче сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья диңгез имезүчеләрен яклау көне алдыннан иҗади-экологик дәрес үткәрделәр.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама районының Ильинка авылы янындагы басуда лицензиясез ком чыгару фактын теркәгән. Җир кишәрлегендә махсус техника-төягечләр һәм экскаваторлар эшләгән.


16
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары  Балык Бистәсе - Котлы Бөкәш автомобиль юлының 3 км да  калдыклар чүплеген таптылар. Закон бозулар Балык Бистәсе районы мониторингы барышында ачыкланды. Биналарны сүтүдән калган чүп-чар өеме 500 кв.м мәйдандагы участокны чүпләгән, чүплек күләме - 100 куб метр.

«Министрлыкның өстенлекле бурычларының берсе – халыкны экологик агарту. Ул кешегә беренче чиратта табигать белән дөрес аралашу, аңны, гадәтләрне, яшәү рәвешен һәм фикер йөртүен үзгәртергә өйрәтергә тиеш», - дип билгеләп үтә министрлыкның экологлары. Ведомство белгечләре даими рәвештә дәресләр, викториналар һәм мастер-класслар үткәрәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International